Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров шәһәренә килде. Аны биредә Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Жердев һәм Россия Үзәк Диния нәзарәте составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе (Вятка мөфтияте) рәисе, мөфти Зөфәр Галиуллин каршы алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә Киров Җәмигъ мәчете төзекләндерелә. Мәчетне...