Бүген, 24 майда, иртәнге сәгать 7дән Әлмәттә «Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясе узды. Акция ел саен үтә. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та башкарма комитетка эшкә велосипедта килде.
«Кушылмыйча булмый! Иң мөһим бүләк – позитив, яхшы кәеф, сәламәтлек! – дип мөрәҗәгать итте ул Әлмәт халкына. – Һава торышы шәп, шуңа күрә барыгызны да әлеге акциягә кушылырга чакырам!».
«Татар-информ»га Әлмәт районы матбугат хезмәтенда сөйләүләренчә, шәһәр урамнарында биш «энергетика ноктасы» эшләгән.