Миңа үземнән өлкәнрәк яшьтәге кешеләр: «Әйдә, син ник барып карамыйсың, барыбер депутат эшләрен башкарып йөрисең, барырга кирәк», – дип еш кына әйтәләр иде. Менә шул киңәшне истә тотып, «җәмәгать эшләрендә күп катнашам, ә нигә әле депутат вазифасында эшләмәскә, ул очракта мөмкинлекләр дә күбрәк булыр иде» дип уйладым. Шансларымны югары бәялим.
Муниципалитетларда хәл ителмәгән сораулар бик күп. Мәсәлән, дәүләт программалары буенча тракторлар, техника бирәләр. Ә кирәк-яраклар белән тәэмин итү...