Зәй районы Югары Шепкәнең игелекле йөрәкле хатын-кызлары һәр көн мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр. Эш ике сменада оештырылган. Биредә көнгә ике челтәр үрәләр. Бу хакта «Зәй яңалылкары» сайтында хәбәр ителә.
Апрель аенда алар 34 маскировкалау челтәре үргәннәр. Челтәр үрә башлаганнан бер ел ярым эчендә 500дән артык челтәр үргәннәр. Бу никадәр хәрбигә ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калганнар дигән сүз. Шушы игелекле гамәлләре...