2023 елның сентябреннән 2024 елның маена кадәр Татарстан Дәүләт торак инспекциясе сыйфатсыз хезмәт күрсәтү турында 14 748 шикаять кабул иткән. Мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгы күп фатирлы йортларда гомумйорт мөлкәтен карауга кагылган. Идарәче компанияләрнең эше һәм торак коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәясен исәпләүгә карата шикаятьләр саны арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023/2024 елгы җылыту чоры йомгакларына багышланган утырышында Премьер-министр Алексей Песошин әйтте.