Быел Татарстанда каты бодай булуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге»нең Татарстандагы филиалы директоры Татьяна Менликиева әйтте.
«Бөртекләрнең сыйфаты күбесенчә һава торышыннан тора. Быел, мөгаен, каты бодай булыр. Без моңа бик шат булырбыз, чөнки бу безнең өчен бер алга китеш. Бу - яхшы», - диде ул.
Аның сүзләренчә, клейковина, аксымга күрсәткечләре һава торышыннан тора.Ул узган елда ашлыкны тикшергәндә еш кына пестицидлар ачыкланганын әйтте.