19 май көнне Әстерхан «Дуслык» татар милли мәдәни җәмгыяте «Татар халкының җаны» дип аталган бәйге уздырды. Гаилә елы кысаларында оештырылган чара иң яхшы шигырь сөйләү, җыр һәм бию башкару бәйгеләре рәвешендә булды. Төрле номинацияләрдә 60 тан артык кеше катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
«Шигырь номинациясендә катнашучылар туган телнең матурлыгы һәм байлыгы,кече ватан,ана, гаилә турында шигырьләр укыдылар. Җырларны да катнашучылар хисле,матур итеп, композиторларның һәм авторларның уйларын тоеп башкардылар.