Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Галимне искә алып» дигән язма чыкты.
Николаевка районы технологик техникумында авылыбызда туып үскән күренекле галим Рөстәм Рахиб улы Ямбаев истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үтте. Бәйге, чын мәгънәсендә, дуслык рухында узды.
Ярышларда һөнәри белем бирү техникумнарының җиде командасы һәм җиде мәктәп командасы катнашты.
Студентлар арасында шәхси зачетта Барыштан Максим Калинкин - 1 нче урынга, Радищево бистәсеннән Айсылу Сәйфетдинова - 2 нче урынга...