Чаллы онкодиспансерында «Тормыш энергиясе» («Энергия жизни») дип аталган күргәзмә ачылды. Анда яман шеш диагнозы куелган хатын-кызлар фотолары урын ала. Әлеге проект өстендә «Челнинские известия» газетасы онкология белән авыручы хатын-кызлар берләшмәсе белән эшләде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбрә итә.
Искәртергә кирәк, шушы проект белән фотограф Антон Катушенок «Бәллүр каләм» республикакүләм конкурста «Ел фоторепортеры» номинациясендә җиңү яулады.
Күргәзмәдәге һәр фото тирән мәгънәгә ия.