Быел «Теләче информ» мәгълүмат үзәге Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан, «Туган як турында – мәхәббәт илә!» (»О Родине - с любовью!») район бәйгесенә йомгак ясаган.
«Бәйгегә февральдә старт бирелгән иде. Барлыгы 40тан артык иҗади эш килде. Туган як, туган ил темасына багышланган шигырьләрне укып, видеога яздырып җибәрделәр. Шулай ук, әлеге темага багышланган җырларга биючеләр дә булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин...