Кукмара районының «Сугышчан туганлык» оешмасы махсус хәрби операция зонасындагылар өчен күчмә мунча ясаган. Волонтерлар аның хәрбиләргә җибәрелгән 7нче мунча булуын белдерә.
Фәнис Кәримуллин аны үз куллары белән эшләнгәнен әйтте. Ул гади мунча кебек үк, кер юу зонасы да бар.
«Без бер су савытын 30 литрга, икенчесен 150 литрга заказ бирдек. Менә монда мич урнаштырдылар. Монда ташлар салына. Салкын һәм кайнар су өчен краннар куелды. Барысы да эшли», - дип сөйләде волонтер.
Тәгәрмәчле...