Бүген, 4 майда, Россия халыклары Ассамблеясе һәм Бурятия татарлары автономиясе Улан-Удэ-Казан беренче туры авиарейсын каршы алды. «Бурятия белән Татарстан арасында һава күпере ачык!» – дип хәбәр итәләр бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.
Рейслар атнага ике тапкыр сишәмбе һәм шимбә көннәрендә йөри. Юлга 5-5,5 сәгать вакыт сарыф ителә. Билетларны ташламалы тариф буенча сатып алырга мөмкин, бәясе ике якка якынча 17 мең сум.
Кешеләрне, территорияләрне һәм халыкларны берләштерүче...