КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында белем бирү эшчәнлегеннән алган керем турында сөйләде.
«2017 елда белем бирү эшчәнлегеннән керем 58 миллион сум тәшкил итсә, бүген төп белем бирү эшчәнлегеннән без 253 миллион сум алабыз. Без менә инде берничә ел уку өчен бәяне күтәрмәдек. Быел уку өчен түләү бәясе сизелерлек дәрәҗәдә артачак», - дип белдерде ул.
Аның әйтүенчә, бакалавриатта «реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә»...