Чиләбедә Көньяк Уралның милли-мәдәни берләшмәләре өчен семинар узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Чиләбе өлкәсе милли-мәдәни үзәкләренең 40тан артык вәкиле тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы практикалар һәм үсеш перспективалары турында белү өчен җыелган.
Семинар-мәктәптә катнашкан 20дән артык оешма арасында Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы хезмәткәрләре, шулай ук конгрессның Кунашак бүлекчәсе, Югары Уфалейск шәһәр округы, Чиләбе һәм Троицк шәһәрләре җитәкчеләре булды, диелә хәбәрдә.