Уфа шәһәре Зубово бистәсе «Раббәни» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов фикеренчә, бозык, хәрәм эшләрне үз эченә алмаса, әшәкелеккә сәбәп булмаса, уен коралларында уйнау, музыка иҗат итү, җырлау һәм тыңлау ислам динендә тыелмый.
«Музыканы тыючыларның тәнкыйтьләре гел бозык нәрсәләрне генә күз алдында тотудан киләдер. Моң, аһәң ул – тамагыбыз, тел төбебездәге мускулларның хәрәкәте белән пәйда булып яңгырый. Ул мускуллар туган телебезгә күрә формалаша һәм хәрәкәткә килеп, милли мәкамебез булып йөрәкләрдән йөрәкләргә капка ачадыр...