Ислам төрлечә спортка теләктәшлек белдерә. Мөселманнарга бозарга ярамаган билгеле бер кагыйдәләр бар.
Алар – биш вакыт намаз, ураза тотудан тыш, җенси катнашлык булмау, ягъни хатын-кызларның хатын-кызлар белән ярышуы, ир-атларның – ир-атлар белән, йөзгә сугудан тыелу, тренерлар, спортсменнарның норматив булмаган лексика, ягъни сүгенү сүзләре кулланмавы, ставкалар куюдан тыелу.
Ураза тотканда бик күп сораулар килә. «Хәзрәт, минем ярыш. Мин уразаны боза аламмы?» – диләр. Кешегә ничек җавап бирергә?