Яңа төшереләчәк «Күперләр янганда» фильмы режиссеры Ника Пэрак татар фильмнарын бөтен дөньяга таныту теләге турында әйтте. Бу хакта ул фильмга багышланган матбугат очрашуында сөйләде.
«Фильм кинотеатрларда чыгар дип өметләнәбез. Бөтен илләргә чыгарга телибез. Бөтен дөнья «татарлар булдыра» дисен иде. Без чит ил классикларына таянырга теләмибез. Татар күңелен күрсәтәсе килә. Безне үрнәк итеп куйсыннар, чагыштырмасыннар иде. Хәзер чит ил фильмнарын алалар, тәрҗемә итәләр, ә кеше карый. Безнең фильмнарны шулай чит илдә карасыннар иде.