Киров өлкәсе татарлары яшәгән Малмыж районынының Иске Йөрек авылында Бөтендөнья татар конгрессы чараларында актив катнашкан халык яши. Авылда «Бөртекчелек» колхозы эшләп килә. Колхозда 2 мең 500дән артык терлек бар, шуларның 970е – савым сыерлары. Бозауларны аерым фермада, «салкын метод» белән һәрберсен бер урында үстерәләр. Хуҗалыкта күпчелек Иске Йөрек авыл халкы хезмәт куя.
«Бозау караучы булып эшләп йөрим. Авыл хуҗалыгы тармагында 8 ел эшлим. Эш шартлары бик яхшы, көннән-көн үзгәрә.