Тележурналист, Татарстан Журналистлар берлегенең Әлмәттәге бүлекчәсе рәисе Наилә Әл-Айюби Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында Татарстан Журналистлар берлеге әгъзаларының районнарда тәҗрибә уртаклашу, очрашулар уздыру мөмкинлеген булдыруны сорады.
«Илшат Әминовның «Татар-информ»да Ринат Билалов белән әңгәмәсен зур кызыксыну белән укыдым. Берлекнең уставтагы максатларыннан берсе – ТР Журналистлар берлеге әгъзаларының эшлекле иҗади активлыгы юнәлешендә журналистика өлкәсендә мәгариф системасын яхшыртуга ярдәм итү.