Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Шан кызы» (+6) дип исемләнгән квест-спектакль премьерасы булачак. Премьера 30 апрельдә 12.00, 14.00 һәм 18.00 сәгатьләрдә була.
«Шан кызы» дастаны 882 елда язылган дип фаразлыйлар. Ягъни «Кыйссаи Йосыф»ка кадәр булган бик борынгы дастан дип исбат итәләр. Аның авторы – Шәмсетдин Тәрвил. Бик кызыклы әсәр. Бу әсәрне мин режиссерлык папкамда 20 ел саклаган идем, быел бу әсәрне сәхнәләштерергә «Бердәм Россия» партиясенең...