Ел саен Чернобыль һәлакәтен искә алу көне үз гомерләрен кызганмыйча фаҗигале нәтиҗәләргә каршы көрәшкән каһарман райондашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында үткәрелә.һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәштә 600 меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында 120дән артык азнакайлы да була. Бүгенге көндә аларның 51е исән. Бу хакта «Маяк» сайтында Ландыш Габитова хәбәр итә.
«Бу хәтер көнендә без кешелеккә янаган куркынычны булдырмаска тырышкан, сәламәтлекләрен, гомерләрен безнең яшәү хакына корбан иткән азнакайлыларны искә алабыз.