2023 елда Татарстан районнарының берничә ведомствосында һәм администрациясендә таләпләр нигезендә татар теленә тәрҗемә ителмәгән норматив-хокукый актлар ачыкланган. Моны бер ай эчендә төзәтергә кирәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында шундый йөкләмә бирде.
«100 процентка җиткерергә кирәк, тырышыгыз, хәзер 99 процент инде. Ай дәвамында күрсәтелгән норматив-хокукый актларны тәрҗемә итәргә кирәк. Әмма тәрҗемә булу гына кирәк түгел.