29 мартта 16.00 сәгатьтә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең фотографы Михаил Козловскийның тууына 70 ел тулуга багышланган «Михаил Козловский. Эпоха» дип аталган фотокүргәзмә ачыла.
Күргәзмәне оештыручылар хәбәр иткәнчә, фотограф үз иҗатында Советлар иленнән алып үзгәртеп кору һәм бүгенге Россиягә, РФ Президенты Борис Ельцинның республикага...