Балтач районы Шода авылы мәчетендә Җәмил хәзрәт ярдәме белән зурлап ифтар мәҗлесе уздырганнар. Шулай ук «Якты юл» җәмгыяте ит белән ярдәм иткән. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Күркәм мәҗлестә «Якты юл» җәмгыятенең яңа җитәкчесе Азат Ганиев та катнашкан. Ул ифтарда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен житкергән.
Иң элек имам Инсаф хәзрәт вәгазь сөйләгән, аннан соң мул сыйлы табыннар артында авыз ачканнар. Тагын шунысы куанычлы, быелгы Рамазан аенда тәрәвих намазына йөрүчеләр саны арткан.