22 мартта Мәскәүдә «Крокус Сити Холл» үзәгендә булган фаҗига Лениногорск халкын битараф калдырмады. 23 март һәм 24 март көннәрендә Ленин исемендәге үзәк мәйданда террактта һәлак булганнар истәлегенә акция узды. Бу хакта «Заман сулышы» яза.
Үзәк мәйданга яшьләр, иҗтимагый оешма вәкилләре, укучылар чәчәкләр, уенчыклар, шәмнәр алып килде. Шәмнәрне «22.03.2024 Лениногорск» язуы рәвешендә тезеп, кабыздылар.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шулай ук кайгы уртаклашты, мемориалга килеп, чәчәкләр куйды.