Синоптиклар фаразлары буенча, бүген төнлә Татарстанда урыны белән томан көтелә, һава температурасы -1..-6 градуска кадәр төшәчәк.
Көндез һәм кич республика көньяк циклонның алгы өлешендә була, аның йогынтысында яңгыр, җил секундына 15-18 метр тизлектә фаразлана, һава температурасы +2..+7 градус көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе начар һава торышы булганда иминлек чаралары турында искәртә.
Күз күреме начар булганда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан тыелырга...