Казан психиатрия хастаханәсеннән качкан ир-атларны полиция хезмәткәрләре Тольяттида тоткарлаган. Алар хастаханәдә мәҗбүри дәвалануда булган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, оператив эзләү чаралары нәтиҗәсендә «Гвардейский» полиция бүлеге хезмәткәрләре Артем Павлов һәм Дмитрий Колупаевны тоткарлаган. Казан полициясе Россия Эчке эшләр министрлыгының Тольятти шәһәре Ставрополь районы буенча бүлеге белән бергә эшләгән. Хәзер тоткарланучылар белән чаралар үткәрелә.