Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне рус халкының үзенчәлекле, ямьле бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!
Үткәндәге ерак чорларда ук барлыкка килгән, православие традицияләре белән үрелеп, ярашып халыкның рухи тормышында зур урын алган бу мәдәни вакыйга гүзәл табигате һәм талантлары белән дан тоткан Лаеш җирендә хәзер дә гөрләп уза. Каравон – халык мәдәнияте күгендәге нурлы йолдыз...