Быел TATAR DOZOR уенына Милли китапханә һәм Татар китабы йорты да бирем әзерләгән (Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Казанда унөченче тапкыр оештырылган TATAR DOZOR квесты өчен Милли китапханә һәм Татар китабы йорты беренче тапкыр бирем әзерләгән. «Төп максатыбыз мәктәп укучыларына ачык һавада уза торган берәр төрле чара уйлап табу иде. Быел беренче тапкыр Милли китапханә һәм Татар китабы йорты үзләре бирем әзерләде. Квест иҗади форматка күчә бара: җыр, сәнгать, мәдәният белән бәйле биремнәр эшлиләр. Алар барысы да Казанның төрле тарихи, кызыклы нокталарында урнашкан»... Читать полностью...