Филология фәннәре докторы, профессор институтның баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина халык язучысы Әмирхан Еникинең сугыш турындагы әсәрләрендә мөселман дөнья сурәте турында сөйләде. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында әйтте.
«Совет әдәбиятында 1930 еллардан башлап дини дөнья сурәте тулысынча кысрыклана, идеологик цензура дини кыйммәтләрне бары тик...