Республикакүләм «Тарихта без эзлебез» фестиваленең быелгы җиңүчеләре билгеле. Беренче урынны Балтач районыннан Гаязовлар гаиләсе яулады. Алар 200 мең күләмендә приз белән бүләкләнде. Икенче урында – Менделеевск районыннан Кашаповлар, өченче урында – Тәтеш районыннан Тимариннар гаиләсе. Алар 170 мең һәм 150 мең күләмендә призга лаек булды.
Җиңүчеләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.
«Бик матур бәйрәм. Бик зур хезмәт куелган. Тарихтан башка киләчегебез юк. Гаилә – ул төп байлыгыбыз.