ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVII республика конкурсына йомгак ясаганда журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сезгә хезмәтегез, республика казанышларын яктыртуыгыз өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.
«Бәллүр каләм» – профессионализм, осталык бәйгесе. Халык сездән һәрвакыт төгәл, ышанычлы мәгълүмат көтә. Журналист – ул миссия, ул күңел халәте. Хезмәтегез, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәтегез...