«ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында милли кадрларны үстереп, укытулары, һөнәргә мәхәббәт уятып, кечкенәдән үк үзләренә алмаш әзерләүләре турында сөйләде.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов идеясе һәм ярдәме белән ачылган тәүлек әйләнәсендә татар телендә гөрләп эшләп тора торган беренче балалар каналы «ШАЯН ТВ» бүген күңел ачу чарасы гына түгел, яшь буын өчен белем һәм тәрбия бирү мәйданы да булып тора.