КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин быел журналистика юнәлешенә җиде бюджет урыны бүлеп бирелгәнлеген әйтте. Бу хакта ул «Татмедиа»да Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съездында сөйләде.
«Быел университетка журналистика юнәлешенә нибары җиде бюджет урыны бирелде. Аларны барысын да татар журналистларын әзерләүгә планлаштырып куйдык. Моның өчен КФУ ректорына, җитәкчебез Леонид Толчинскийга рәхмәт. Алар бу мәсьәләне тирәнтен аңлый, һәр елны аз гына бюджет урыны бирелсә дә...