Узган ялларда Зәйдә «Маевка 2.0» Татарстан Республикасы студентлар отрядларының хезмәт һәм иҗат фестивале узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Фестивальдә республиканың 6 шәһәр һәм-районы – Зәй, Казан, Чаллы, Әлмәт, Баулы, Чистайдан 120 кеше катнашты.
Өч көн дәвамында студентлар «Йолдызлык» балалар ял лагерен җыештырып, җәйге ял сезонына әзерләде. Ә кичләрен күңел ачу чаралары оештырылды, анда алар үз командаларының мәнфәгатьләрен яклады.
- «Маевка 2.0» хезмәт һәм...