Татарстанда быел туган телдән имтиханны 11 сыйныфны тәмамлаучы 7 чыгарылыш укучысы тапшыра. Ул 23 майда БДИның төп чорында узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Казаннан дүрт һәм Әтнә, Мөслим, Түбән Кама районнарыннан берәр чыгарылыш укучысы туган телдән имтихан тапшыру теләген белдерде. Узган ел бу имтиханны 8 кеше тапшырды, ә өченче ел ...