Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында чыкты.
Югары уку йорты җитәкчесе «фәнни-педагогик эшчәнлектәге, югары квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары өчен», шулай ук «күпьеллык намуслы хезмәте өчен» орден белән билгеләп үтелде.
Ленар Сафиннан тыш, әлеге карар белән тагын ике татарстанлы бүләкләнде. «Татнефть»...