Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Раушан Шәриф фикеренчә, татар классикасында ир-атлар мескенрәк итеп күрсәтелә. Бу фикерен ул «Күперләр янганда» яңа татар фильмына багышланган матбугат очрашуында әйтте.
«Татар классикасына карата канәгатьсезлегем бар. Татар классикасын ирләр язса да, чак кына дискриминация бар инде. Ир-атларны мескенрәк итеп күрсәтәләр», – диде ул һәм «Галиябану» спектаклен искә алды. Ул Галиябануның Хәлил белән сөйләшүен мисал итеп китерде. Исмәгыйль киткәннән соң...