Казанның Вахитов районы суды Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриевка чикләү чарасы билгеләде. Аны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза.
Садриевка 2 июльгә кадәр 1 ай һәм 12 көнгә билгеле бер гамәлләргә тыю билгеләнә. Аңа төнлә яшәү урынын калдырып китү, театр хезмәткәрләре белән аралашу, театр бинасына керү, хат җибәрү һәм алу, шулай ук интернеттан файдалану тыела.
Садриев үзенә буйсынучы хезмәткәрләргә басым ясарга...