Татарстанның Инвестиция үсеше агентлыгының иң еш кунаклары – Кытай делегацияләре. Ә 17 майдан 21 майга кадәр республиканың казанышлары, инвестиция мөмкинлекләре һәм мәдәнияте Харбинда, VIII Россия-Кытай ЭКСПОсында һәм IV Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек форумында тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.
«Россия Президенты билгеләп үткәнчә, Харбин Россия өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки бу шәһәргә рус күченеп килүчеләре тарафыннан нигез салынган.