Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.
«Кадерле татарстанлылар! Мөхтәрәм кунаклар! Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне күренекле дата – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан ихлас котлыйм.
922 елда борынгы бабаларыбыз гаять мөһим тарихи үсеш юлын сайлады, бу вакыйга исә татар халкының язмышын билгеләде һәм тулаем ислам дөньясы алгарышына бәрәкәтле йогынты ясады.