Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов «Татмедиа»да Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съездында журналистлар эшенә заманча технологияләрнең һәм тенденцияләрнең йогынтысын анализлады.
«Төгәл бүленеш барлыгын онытмаска кирәк. Әгәр дә кеше күңел ачу контентын төшерә икән, бу очракта аны аш-су остасы, чәчтараш яки туй оештыручы башкарган һөнәр ияләре белән чагыштырып була. Алар кешеләрнең күңел ачу...