Әлмәт халкы махсус хәрби операция зонасына хәрби хезмәткәрләргә гуманитар йөк илтте. Бу юлы ярдәм «Алга» батальонына тапшырылды, аның авырлыгы 10 тоннадан артык тәшкил итте. Гуманитар конвой белән бергә шәһәр советы депутаты Вячеслав Колотовкин барды, дип сөйләделәр «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә.
Гуманитар конвойга кирәкле техник чаралар, элемтә системалары, медикаментлар, азык-төлек, шулай ук окоп шәмнәре һәм волонтерлар ясаган маскировка челтәрләре кергән.