Әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Зөфәр Рәмиев Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисен искә алды.
«Әтием Зәйни Рәмиев 1905 елда туган. Мәскәүдә яраланып, 1942 елда дәваланырга кайткан иде. Ул вакытта әле мин сөйләшә белми идем, биш яшьтә генә сөйләшә башладым. Әтием, борчылып, муллага мөрәҗәгать иткән. Мулла: «Колагы ишетәме?» – дигән. Тугыз айдан соң әтием сугышка китте. Шатланып китте дип әйтәсем килә...