Татарстанда чираттагы тапкыр суытканнан соң ял көннәрендә температура фоны шактый күтәреләчәк дип көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан аңлашыла.
Бүген, 23 майда, республикада термометр баганалары +16 градустан югары күтәрелмәячәк, явым-төшем көтелми. Иртәгәгә – 24 майга каршы төндә төбәк территориясендә һавада һәм туфракта -3 градуска кадәр кырау төшүе ихтималы бар.
Әмма җомга көндез +18 градуска кадәр, ә төбәкнең көнбатышында хәтта +20 градуска кадәр җылыта. Татарстан...