Бүген, 22 майда, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 77 яшь тула. Ул 1998 елдан Татарстан парламентының спикеры, республиканың сәяси һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша.
Әлмәт шәһәрендә туган Мөхәммәтшин Әлмәт газ сәнәгате техникумын, Уфа нефть институтын һәм Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда Әлмәт газ-бензин заводында токарь буларак башлый. 70 еллар башыннан Мөхәммәтшин нефть шәһәренең партия, совет һәм хуҗалык эшләренә җәлеп ителә.