Татарстан Республикасының элеккеге Мәгариф һәм фән министры һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов ришвәт алуда шикләнелә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Тикшерү версиясе буенча, 2018-2020 еллар аралыгында ул төзелеш компаниясе вәкиленнән аеруча зур күләмдә ришвәт алган, дип хәбәр итәләр РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсендә.
Эш материаллары буенча, район объектларында төзелеш-ремонт эшләрен башкару, аерым алганда «Яшьлек» яшьләр үзәге бинасына 28 миллион сумнан артык бәягә капиталь ремонт ясау...