КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр һәм аларның уку-укыту эшчәнлегендәге йогынтысы турында сөйләде.
«Хәзер безгә бакалавриаттан барлык программаларны специалитетка күчерергә кирәк була. Белүегезчә, мәгариф өлкәсендә реформа башланды. Бу «экран сәнгате»ннән кала, барлык юнәлешләр буенча федераль дәүләт стандартлары булмавы белән катлаулана. «Экран сәнгате»нә специалитет буларак лицензиябез бар...