Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев Россия лидеры Владимир Путин белән очрашу вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның быел апрель аендагы сәфәрен искә алган. Ул бу хакта үз республикасында җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сатып алуның өстенлекләре турында сөйләгәндә әйткән. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә.
«Миңнеханов безнең көньяк өлкәләрдә булып китте. Кәбестә, өрек, сарымсак, суганны күрсәткәч, ул гаҗәпләнде. Ул 15 көн элек килеп китте. Бик шаккатты. Ул «Ник без чит илләрдән сатып алабыз...