Җиңү көне алдыннан Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр. Җитәкчеләр район башлыгы Тимур Нагуманов белән Анатолий Соколов һәм Раиса Чернышевада кунакта булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
«Геройларыбыз янына килдек, котладык, нык сәламәтлек һәм иминлек теләдек һәм бүләкләр тапшырдык. Шулай ук безнең ветераннарны «фронт бригадасы» артистлары, мәктәп укучылары, күршеләр һәм битараф булмаган кешеләр сөендерде», – дип сөйләде район башлыгы Телеграм-каналында.